«Малаховта кунакта» әдәби кунакханә

2015 елның 6 октябре, сишәмбе
1 октябрьдә танылган Зәй ягын өйрәнүче Владимир Малахов белән 1 мәктәпнең 6 сыйныф укучылары очрашты. Очрашу барышында укучылар туган як турында китаплар язуның тарихы, язучының бала чагы, фәнни хезмәтләре, архивта эшләгәне турында белделәр. Туган як тарихы белән кызыксынучы зәйлеләргә Владимир Сергеевич 7 китап һәм “Татар энциклопедиясе”ндәге фәнни статьялары аша билгеле. Аның яраткан эшенә, туган якның тарихи үткәнен өйрәнүгә иҗади карашы эзләнү һәм тикшерү эшендә югары нәтиҗәләргә китерде. Производствода эшләү дәверендә, Владимир Сергеевич үзенең чираттагы ял вакытларын Казан,Уфа һәм Мәскәү архивларында эшләүгә багышлый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International