Олы яшь – киртә түгел

2015 елның 2 октябре, җомга
1 октябрьдә шәһәр мәдәният йортында өлкәннәр көненә багышланган “Олы яшь – киртә түгел” дип исемләнгән кичә үтте. Ул өлкәннәрне хөрмәтләү, аларның күңелен күтәрү, иҗат мөмкинлекләрен ачуга багышланган иде.
Берничә сәгать дәвамында кичәдә катнашучылар бер-берсе белән сөйләштеләр, чәй өстәленә куелган ризыклардан авыз иттеләр, яшь вакыттан таныш булган җырларны ишеттеләр. Аларны “Премиум” вокаль-инструменталь ансамбль башкарды. Шулай ук “Вдохновение” бию ансамбле өлкәннәргә ззерләнгән программалары белән чыгыш ясады. Кичәнең ахырында өлкәннәр үзләре җырлады һәм биеделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International