Зәйдә Хәйрия матчы узды

2015 елның 13 октябре, сишәмбе
Зәйдә “Яшьлек” боз сараенда Өлкәннәр декадасы кысаларында традицион хәйрия матчы оештырылды. Эшмәкәрләр һәм җитәкчеләр арасында барган әлеге матчтан кергән акча ялгыз яшәүче, авыр хәлдә калган өлкәннәргә тотылачак. Турнирны район башлыгы Разиф Кәримов ачып, уенчыларга күңелле стартлар теләде. Кунаклар командасында Олимпия чемпионы, якташыбыз Евгений Давыдов та уйнады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International