Сукырлар җәмгыяте рәисен сайладылар

2015 елның 13 октябре, сишәмбе
Бүген, “Космос” яшьләр үзәгендә Россия сукырлар җәмгыятенең Зәй бүлеге отчет-сайлау конференциясе үтте. Җәмгыятнең җитәкчесе Мария Костюченко 2011-2015 елда эшләнгән эшләргә хисап тотты һәм бергә эшләгән иптәшләренә, район Советына һәм башкарма комитетына рәхмәтен белдерде. Конференция эшендә Район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова, район Советының җәмәгать оешмалары, масса-мәглүмат чаралары белән эшләү һәм милли мәсьәләләр буенча бүлек башлыгы Фәрит Мусин, социаль яклау идарәсе башлыгы Эльмира Хузина, Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Чистай бүлеге җитәкчесе, БСҖ ның Татарстан бүлеге Президиумы әгъзасы Рифкат Гардиев катнаштылар һәм чыгыш ясадылар. БСҖ ның Зәй бүлеге җитәкчесе итеп кабаттан Мария Костюченко сайланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International