23 ноябрь көнне район башлыгы Разиф Кәримов территориаль һәм җирле сайлау участогы активларын 2015 елгы сайлау компаниясе нәтиҗәләре буенча, шулай ук татар һәм билбау көрәше буенча республикада 6 урынны алган көрәшчеләрне һәм тренерларны котлады.
Шул мәсьәләләр буенча бүген Таҗетдин Ялчыгол исемендәге үзәк мәчеттә имамнар җыелышында сөйләштеләр. Җыелышта полиция, прокуратура, Федераль куркынычсызлык хезмәте вәкилләре һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов катнашты.
Зәйдә КПРФ партиясеннән РФ Дәүләт Думасы депутаты Виктор Петрович Пешков булды. Ул “Зәй шикәре“ АҖендә яңа җитештерү технологияләре, шәһәр мунчасында халыкка хезмәт күрсәтү тәртибе, җәмәгать судьялары эшчәнлеге, политехник колледж базасындагы ресурс үзәгендә белем алучы яшьләрне кызыксындырган сораулар белән танышты.
24 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр кече һәм урта эшмәкәрлек эшчәнлегенә дәүләт булышлыгы өчен 353296 сумга кадәр булган субсидияләргә гаризалар кабул ителә.
Әниләр көне якынлашып килгән көннәрдә “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре “Игелекле очрашулар” клубы белән берлектә “Яңа туган балага 40 көн” дигән кичә үткәрделәр. Имәнлебаш мәдәният йортына социаль ярдәмгә мохтаҗлар һәм Имәнлебаш авылы өлкәннәре җыелган иде.
23 ноябрьдә “Шатлык” реабилитация һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта эвакуация алымнарын куллану буенча күнекмәләр үтте.
24 ноябрьдә коррекция мәктәбе укучылары китапханәдә " Алар барысын да беләләр " дигән библиографик дәрестә булдылар. Ул сүзлек һәм энциклопедияләр көненә багышланган иде. Китапханәче А. Р. Камалеева үзәк китапханәдә булган энциклопедияләр турында сөйләде
19 -22 ноябрьдә Казанда бил көрәше буенча дөнья чемпионаты булып үтте. Анда Зәй кызлары Регина Салихова 76 килограмм үлчәүдә икенче урынны, ә Екатерина Бусова 76 килограмм ,ә Радик Салихов 100 килограмм үлчәүдә өченче урынны алдылар.