Балалар сүзлек һәм энциклопедия көнен билгеләп үттеләр

2015 елның 25 ноябре, чәршәмбе

24 ноябрьдә коррекция мәктәбе укучылары китапханәдә " Алар барысын да беләләр " дигән библиографик дәрестә булдылар. Ул сүзлек һәм энциклопедияләр көненә багышланган иде. Китапханәче А. Р. Камалеева үзәк китапханәдә булган энциклопедияләр турында сөйләде. Аерым игътибар Россия энциклопедиясенә һәм төрле сүзлекләргә юнәлдерелде. Дәреснең гамәли өлеше сорау – җавап формасында уздырылды . Дәрескә презентация, видесюжетлар һәм “Сүзлекләр буенча “А” дан “Я” га кадәр сәяхәт” дигән китап күргәзмәсе әзерләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International