Әниләр көне якынлашып килгән көннәрдә “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре “Игелекле очрашулар” клубы белән берлектә “Яңа туган балага 40 көн” дигән кичә үткәрделәр. Имәнлебаш мәдәният йортына социаль ярдәмгә мохтаҗлар һәм Имәнлебаш авылы өлкәннәре җыелган иде. “Җәүһәр” фольклор ансамблендә катнашучылар театрлаштырылган күренеш тәкъдим иттеләр. Коллектив бала тугач нинди йолалар үткәрү мөмкинлеге турында сөйләделәр һәм йолаларның иң кирәклеләрен күрсәттеләр. Очрашу чәй өстәле артында дәвам итте. Л.Н. Плешкова – өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире.