23 ноябрьдә “Шатлык” реабилитация һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта эвакуация алымнарын куллану буенча күнекмәләр үтте. Шомлы хәбәр алынганнан соң үзәк хезмәткәрләре ял итүчеләрне куркынычсыз чыгу юлы аша урамга алып чыктылар. Калган хезмәткәрләр янгын белән көрәштеләр. Күнекмәләр оешкан төстә үтте. Барлык янгынга каршы булган саклану ситемасы вакытында эшләде. Димәк максат үтәлде дигән сүз.