Тынычлык һәм бердәмлек – районыбыз үсешенең төп факторы

2015 елның 25 ноябре, чәршәмбе

Шул мәсьәләләр буенча бүген Таҗетдин Ялчыгол исемендәге үзәк мәчеттә имамнар җыелышында сөйләштеләр. Җыелышта полиция, прокуратура, Федераль куркынычсызлык хезмәте вәкилләре һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов катнашты. Илнар Фәнилевич Сирия, Ливия, Ирак һәм башка бик күп якын көнчыгышта булган вәзгыятләр белән таныштырды. Анда килеп чыккан экстремизм барлык илләр өчен дә куркыныч тудырганын, шул исәптән Татарстанда да ул илләрдән кайткан качкыннарның барлык халыкка куркыныч янауларын искәртте. Барлык җәмәгатьчелекне һәм дини оешмалар җитәкчеләрен уяу булырга һәм тынычлыкны саклауга үзләреннән өлеш кертергә өндәде. Башкарма комитеты җитәкчесе районда экономик үсешкә йөз тотканлыкны һәм районда булган үзгәрешләрне, алда торган бурычлар турында сөйләде, шулай ук җыелыш эшендә катнашучыларга нәтиҗәле хезмәт итүләрен сорады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International