Депутатлар фракциясе җыелышында һәм “Бердәм Россия” партиясенең җирле Советы утырышында Валерий Акатьев Зәй район Советында “Бердәм Россия” партиясенең депутатлар фракциясе җитәкчесе итеп сайланды.
Районыбыз хуҗалыкларында 70 мең тонна силос, 43900 тонна терлек азыгы берәмлеге – 1 сыерга 31 центнер азык берәмлеге әзерләнгән. Ул сыйфаты ягыннан барлык нормаларга туры килешле.
26 ноябрьдә шәһәрнең үзәк китапханәсендә Әниләр көненә багышланган “Әниләр - дөньяның мәхәббәт яктысы” бәйрәме узды . Бәйрәмнең кунаклары булып, "Өмет" әдәби – музыкаль клубы әгъзалары һәм "Шигърият һәм музыка көмеш кылы" клубы әгъзалары катнашты .Музыкаль чара бик җылы һәм бик кунелле узды.
Бүген “Энергетик” мәдәният сараенда Зәй районы авыл хезмәтчәннәренең урып – җыюны тәмамлауга багышланган зур бәйрәме булып үтте. Бәйрәмгә авыл хуҗалыгына битараф булмаган барлык хезмәтчәннәр – механизаторлар, игенчеләр, фермер хуҗалыгы хезмәтчәннәре, терлекчеләр һәм чакырылган кунаклар җыелган иде.
Зәй муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә рус халкы милли традицияләре белән Балыковлар Николай һәм Лиана гаиләсенең никахы теркәлде.
Бүген башкалабыз Казанда православие җәмәгатьчелегенең II Форумы үтте. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов та катнашты һәм Форум делегатларын кайнар котлады.
Һәр елны Әниләр бәйрәме уңаеннан хатын –кызларга балалары һәм якыннары котлау сүзләрен җиткерә. Әниләргә итагатьле, игътибарлы булу һәркемнең изге бурычы. Кылган яхшы гамәлләребез, ягымлы сүзләребез белән әниләребезне сөендереп яшәргә тиешбез.
Сезне чын күңелдән быелгы уракны уңышлы төгәлләү белән котлыйм. Элек-электән сезнең хезмәтегез җәмгыять иминлегендә мөһим роль тоту белән бергә, изге һөнәр саналды һәм әле дә шулай дәвам итә. Терлекчеләр һәм механизаторлар, агрономнар һәм сыер савучылар, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре, башка авыл хуҗалыгы белгечләренең тырыш хезмәте бәрабәренә безнең өстәлләребездә даими яңа пешкән ипи, шикәр, җиләк-җимеш, ит, сөт тора.
23 ноябрь көнне район башлыгы Разиф Кәримов территориаль һәм җирле сайлау участогы активларын 2015 елгы сайлау компаниясе нәтиҗәләре буенча, шулай ук татар һәм билбау көрәше буенча республикада 6 урынны алган көрәшчеләрне һәм тренерларны котлады.