Бу көннәрдә Сәвәләйдә яңа төрле ферма ачтылар. Анда 400 баш сыерга исәпләнгән сөт үткәргеч, суыту, азык бүлеп бирү җайланмасы урнаштырылды. Идәндә максус җылытыла торган резина идән һәм башка уңайлыклар булган замана фермасы барлыкка килде. Хәзер фермаларда эшләү өчен югары профильле хезмәткәрләр кирәк – Татарстанның азык-төлек Министры урынбасары Нәҗип Хазипов. Быел яңа җиһаз алу өчен 200 млн. сум акча сарыф ителде – ди район башлыгы Разиф Кәримов. Яңартылган материаль-техник база безгә олырак үрләр яуларга тулы мөмкинлек бирә – ди район башлыгы.