“Зәй шикәре” агрофирмасының “Сәвәләй” бүлекчәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хәҗипов, “АгроКөч-Төркем” ЯАҖ генераль директоры Фәнис Газетдинов, район башлыгы Разиф Кәримов катнашында район терлекчелек тармагына нәтиҗә ясалды. Аңа АгроКөч-Төркем” белгечләре, агрофирмалар, аларның бүлекчәләре җитәкчеләре, терлекчелек тармагы белгечләре чакырылды. Киңәшмә эше агымдагы елда республика программасы буенча зур төзекләндерү эшләре башкарылган Югары Шепкә һәм Сәвәләй фермаларын караудан башланды. Пленар утырышта терлекчелек тармагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалып, алдагы елга бурычлар билгеләнде, әлеге җәһәттән проблемаларны хәл итү юллары һәм үсеш перспективалары һ.б.лар турында зур сөйләшү булды. Соңыннан өч һәм аннан күбрәк сыер асраучы 26 шәхси хуҗалыкка сыер саву аппаратлары, Сәвәләй, Нива, Дүрт-Мунча, Әхмәт сөтчелек комплекслары мөдирләренә компьютер алу өчен сертификат тапшырылды Рәзимә Кашапова