Җитештерелгән продукциянең күләме Зәй районында соңгы 5 елда 1,6 тапкыр арткан. Еллык үсеш темпы 10% тәшкил итә. Бу республикада 8 урын дигән сүз, ә һәрбер кеше санына чыгып исәпләгәндә җиденче урын дигән сүз. Территориаль продуктның структурасы да үзгәрә. 2010 елда энергетика өлкәсенә туры килгән продукция эквиваленты 51% тәшкил итсә, хәзер ул 32 % кына. Нефть тармагы өлеше арта – ул 2010 елда 12,4% булса, хәзер 27,5, ә азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате өлеше 7,4% тан 11,6% үзгәрде.