Мирныйлылар бүген сөенгән

2015 елның 23 декабре, чәршәмбе

Бүген Зәй шәһәренең Мирный бистәсендә күңелле вакыйга булды: биредә гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасында катнашучыларга (алар Мирный һәм Икмәк кабул итү предприятиесе бистәләре, Якты Күл авылында яшәүче гаиләләр) тантаналы шартларда яңа фатир ачкычлары тапшырылды. Әлеге торакларны “Рада” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте төзеде. Чарада район башлыгы Разиф Кәримов, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондыннан вәкил Юрий Рачков, Татарстан Президенты каршындагы дәүләт торак фонды Түбән Кама төбәкара вәкиллегенең Зәйдәге вәкиле Роберт Садретдинов, “Рада” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте директоры Рамил Хәмиев катнашты һәм чыгыш ясады. Фатир ачкычлары алучыларның шатлыклары чиксез. Кунаклар фатирларның берсен дә кереп, анда яшәүче кешеләр белән аралашты, шатлыкларын уртаклашты. Рәзимә Кашапова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International