Хөрмәтле прокуратура хезмәткәрләре! Сезне профессиональ бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм! Россия Федерациясе прокуратура хезмәткәре көне Дәүләтебезгә һәм җәмгыятькә хезмәт итүчеләргә хәрмәт һәм алар эшенең дәрәҗәсен күтәрү, гражданнарның хокукын һәм иреген саклаучыларның халыкка якынлыгын исбат итүче истәлекле көн булып тора.
Зәйдә авыл хуҗалыгы тармагында агымдагы ел күп сөтне җитештерү елы буларак билгеләнде. Моның өчен районда барлык мөмкинлекләр бар. Терлек биналары капиталь төзекләндерелде, терлек азыгы җитәрлек, эш яхшы оештырылды. Якын киләчәктә терлекчеләр алдын да сөт җитештерүне тәүлегенә 100 тоннага җиткерергә дигән максат куелды.
Зәйнең иске өлешенә килгән кеше мәктәп тауында булмый тарихка кереп китә алмый, чөнки Зәйнең йөрәге шунда урнашкан. Әлеге таудан бөтен Зәй күренә, шулай ук Зәй корабы булып ГРЭС җәелеп тора. Шунда ук урман-кырлар турында да мәглүмат алырга була.
12 гыйнвар - Прокуратура хезмәткәрләре көне. Хокук саклау эшчәнлеге җәмгыять тормышының барлык өлкәләрен колачларга, аерым гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен, шулай ук дәүләт, җәмгыятьнең бөтенлеген саклау кебек бер-берсенә бәйләнгән бердәм юнәлешләрдә чагылырга тиеш. Бу максатта шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре армый-талмый эшли.
Югары Налем авылында хезмәт ветераны Низамеева Гөлчирә Барый кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга Зәй районы җитәкчелеге, Югары Налим авылы җирлеге вәкилләре, авылдашлары, балалары килгән иде. Юбилярның гомер бәйрәме күтәренке күңел белән үтте.
январь көнне Яңа шәһәр урман кишәрлегендә Кар бабай призына Раштуа ярышлары үтте. Ярышта 60 кешедән торган Федор Симашев исемендәге спорт мәктәбе шәкертләре катнашты. Алар төрле дистанциядә көч сынашып лаеклы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
7 январь көнне Мирный бистәсендә раштуага багышланган “Бездә раштуа” дигән бәйрәм кичәсе үтте. Яшьләр бик теләп чарада катнаштылар: уйнадылар, биеделәр, бәйгеләрдә катнаштылар, татлы ризыклардан авыз иттеләр.
Беренче гильдияле сәүдәгәр Иван Никифорович Бекетов йорты Зәй төбәгендә исән калган биналарның берсе. Әлеге бина кирәклеге өчен генә түгел, ә җәмгыятьтә сәүдәгәрнең тоткан урыны һәм дәрәҗәсе турында сөйли. Ул заманда бина кибет, яшәү һәм эш урыны булып та исәпләнгән.
Бүген, хакимиятнең зур залында район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә көрәш буенча герой-шагырь Муса Җәлил призына республика турниры үткәрү комитетының утырышы булып үтте. Анда турнирны оештыру һәм үткәрү тәртибе каралды. Киләчәк бер атнага эш планы каралды.
5-6 январь көнне спорт-сәләмәтләндерү үзәгендә волейбол командалары арасында Раштуа турниры үткәрелде. Анда республиканың 5 районы командалары катнашты.