2016 – Зәй районында күп сөт җитештерү елы

2016 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

Зәйдә авыл хуҗалыгы тармагында агымдагы ел күп сөтне җитештерү елы буларак билгеләнде. Моның өчен районда барлык мөмкинлекләр бар. Терлек биналары капиталь төзекләндерелде, терлек азыгы җитәрлек, эш яхшы оештырылды. Якын киләчәктә терлекчеләр алдын да сөт җитештерүне тәүлегенә 100 тоннага җиткерергә дигән максат куелды. Хәзер районда тәүлегенә 60,6 тонна сөт җитештерелә, ә бер сыердан 13,8 килограмм сөт савып алына. Бүгенге көндә республика рейтингында район 12 урында. Рәзимә Кашапова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International