Зәйнең иске өлешенә килгән кеше мәктәп тауында булмый тарихка кереп китә алмый, чөнки Зәйнең йөрәге шунда урнашкан. Әлеге таудан бөтен Зәй күренә, шулай ук Зәй корабы булып ГРЭС җәелеп тора. Шунда ук урман-кырлар турында да мәглүмат алырга була. XIIV гасырда мәктәп тауын агачлар басып алган була.1652 елда гына шәһәрнең иң биек урынына крепость төзергә дигән карар кылына. Ул Кама аръягы саклану сызыгына әверелә. 100 ел шушы таудан сакчылар карап торган, ләкин башкортлар, нрагайбаклар бәрелеше эзсез генә калмаган. Крепость берничә тапкыр янган, яңадан төзегәннәр, аның алдыннан саклау сызыклары шул турыда сөйли. Анда булган тарихи мизгелләр турында хәзер аунап ятучы ташлар да белми торгандыр инде, ләкин хәзерге мәктәп тауының үткән гасырларда хәлиткеч урын икәне хәзер дә билгеле, чөнки аның урыны иң мәхәббәт урында урнашкан. Светлана Долгова- музей хезмәткәре