Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов һәм аның тормыш иптәше шәһәрнең тарихи үзәгендә урнашкан 1451нче номерлы сайлау участогында тавыш бирделәр. Разиф Галиевич зәйлеләрне истәлекле вакыйга — Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар белән котлады, районның һәм республиканың киләчәк иминлеге һәр сайлаучыга бәйле,- дип билгеләп үтте. Исегезгә төшерәбез, Зәй муниципаль районында бер үк вакытта 3 сайлау кампаниясе бара: Татарстан Республикасы Президентын сайлау, Түбән Кама сайлау округы буенча РФ Дәүләт Думасы депутатын өстәмә сайлау, муниципаль депутатлар сайлау. Бердәм тавыш бирү көненә әзерлек һәм аны уздыру вакытында коронавирус инфекциясе (COVID-19) таралуга бәйле хәвеф-хәтәрләрне кисәтү максатыннан, комиссия әгъзалары Роспотребнадзор рекомендацияләренә таяна. Шәһәр һәм районның 64 участогы да комиссия әгъзалары өчен дә, сайлаучылар өчен дә 100% - ка кирәкле шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителгән. Сайлаучылар республика Президенты, РФ Дәүләт Думасы депутаты һәм муниципаль депутатларга тавыш бирү өчен 3 бюллетень алалар. Бердәм тавыш бирү көнендә район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф. Хафизовта шәһәрнең физкультура-сәламәтләндерү комплексы бинасында урнашкан 1444 нче сайлау участогында тавыш бирделәр.