ЯҢАЛЫКЛАР


13
ноябрь, 2020 ел
җомга
Ел саен 16 ноябрьдә Халыкара толерантлык көне билгеләп үтелә. Әлеге дата кешелек җәмгыяте яшәү һәм аны үстерү өчен мөһим, чөнки хәзерге заманның зыялы кешесе- ул үзен хөрмәт итү хисе булган һәм тирә яктагылар хөрмәт иткән кеше, чөнки толерантлык кешенең югары һәм интеллектуаль үсешкә ия булу билгеләре.
12 ноябрьдә район Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы М.И. Захарова катнашында эшмәкәрләр советының чираттагы утырышы булды.

12
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Николай Нифатов белән «Аккорайд Уилз Руссиа» ҖЧҖендә булды.
Бүген Аксар авыл җирлегендә Зәй муниципаль районы авыл җирлекләре башлыклары катнашында семинар узды. Семинар эшендә район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, район Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Марина Захарова, район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре катнашты.
«Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнары филиалы Зәй районы бүлеге 2020 елның 9 ноябреннән 13 ноябренә кадәр Европа сыйфат атналыгына һәм Бөтендөнья сыйфат көненә багышланган «кайнар линия» үткәрә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Техниканы кышкы саклауга кую һәм машина - трактор паркын техника ремонтлауга әзерләү буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс үткәрү турында" 28.10.2020 ел, № 227/2-пр боерыгы нигезендә, Зәй муниципаль районында комиссия җитәкчесе - «Агросила Сервис» ААҖнең ремонт һәм эксплуатацияләү сыйфатын тикшерү бүлеге башлыгы Хәкимов Ф.С., дәүләт техник күзәтү бүлеге башлыгы Гончаров В.Г. һәм Зәй районы авыл хуҗалыгы идарәсе вәкилләре катнашында конкурс узды.

11
ноябрь, 2020 ел
чәршәмбе
2020 елның 11 ноябрендә Зәй муниципаль районында террорчылыкка каршы комиссиянең һәм оператив төркемнең уртак утырышы узды.
«Инвалид балаларның ата-аналары һәм 18 яшьтән өлкәнрәк инвалидларның Бөтенроссия оешмасы» ҖЧҖ булышлыгында инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Хокукый белемнәр мәктәбе дәресе.
Бүген Зәйдә дүртенче чакырылыш Зәй муниципаль районы һәм Зәй шәһәре Советларының берләштерелгән утырышы узды.

10
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, хәзер Татарстаннның органик продукция җитештерүче аграрийлары, «Тест-Татарстан» сертификацияләү буенча республика методик үзәгендә сертификация узып, органик продукция җитештерүчеләрнең бердәм дәүләт реестрына кертелү һәм үз продукцияләрен «Органик» бердәм тамгасы белән маркировкалау хокукын алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International