Зәй муниципаль районының яшьләр сәясәте учреждениеләре хезмәткәрләре, шулай ук яшьләр берләшмәләре «Тоталь диктант» бөтенроссия акциясенә кушылды.
12 апрельдә Космонавтлар көнен һәм Ю.А.Гагаринның космоска очуының 60 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, «Забота» ирекле хәрәкәте волонтерлары «Теремкәй» һәм «Уймак кыз» балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен уен программасы оештырдылар.