Зәйдә Татарстан Республикасында Туган тел һәм халык бердәмлеге елына багышланган һөнәри юнәлеш чарасы узды

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

12 апрельдә Зәй шәһәрендә “Кояшкай” балалар бакчасында Татарстан Республикасында Туган тел һәм халык бердәмлеге елына багышланган һөнәри юнәлеш чарасы узды. Чараны “Зәй шәһәре халкын эш белән тәэмин итү үзәге”  профконсультанты Юлия Рәшит кызы үткәрде. Ул балаларны халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең эш процессы белән таныштырды, бу темага мультфильм күрсәтте, “һөнәр” төшенчәсенә аңлатма бирде һәм аларның кызыклы дөньясы турында сөйләде. Чара барышында Юлия Рәшит кызы балаларга шул ук темага  табышмаклар сөйләде, дидактик уеннар уздырды. Балалар бу тема белән тирәнтен кызыксындылар, уеннарда актив катнаштылар, әти-әниләренең һөнәрләре турында сөйләделәр. Профориентация чарасында әзерлек төркеме балалары катнашты. Чара тәмамлангач, Юлия Рәшит кызы барлык катнашучыларга да төрле һөнәрләр төшерелгән значоклар бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International