12 апрельдә Космонавтлар көнен һәм Ю.А.Гагаринның космоска очуының 60 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, «Забота» ирекле хәрәкәте волонтерлары «Теремкәй» һәм «Уймак кыз» балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен уен программасы оештырдылар. Балаларга кунакка мультфильмнарның яраткан геройлары: Мишка Тедди, Куян, Микки һәм Минни маус килде. Программада уеннар, флешмоблар булды, алар балаларга яхшы кәеф бүләк итте.