Бүген “Урман әкияте” балалар бакчасында тәрбияче Салимова В.Н. өлкән төркем балалары белән чәчәк үсентеләре утырттылар. Башта тәрбияче балалар белән чәчәк үсентеләрен һәм эш коралларын карады. Ул чәчәк үстерү өчен башта орлык утыртырга кирәклеге турында сөйләде, үсентеләр бераз үсеп китүгә, аларны тамырларын ныгыту өчен бер- берсеннән аерып утыртырга кирәклеген аңлатты. Аннары үсентене җиргә ничек дөрес утыртырга кирәклеген күрсәтте. Балалар тәрбияче белән бергә эшкә керештеләр. Тәрбияче тиздән җәй көне түтәлләрдә матур чәчәкләр ачылуын күрербез диде.