11 апрельдә Бөгелмә шәһәрендә каратэ киокусинкай буенча ачык республика турниры булып узды, анда Татарстан Республикасының һәм Башкортстанның 15 шәһәреннән 390 спортчы катнашты. Зәй шәһәрен тренерлар Алексей һәм Владимир Ревиннарның шәкертләре тәкъдим итте. Үз категорияләрендә Хөснетдинова Элина, Камалиева Амелия, Төхвәтуллина Мәдинә, Ишмөхәммәтов Тимур, Плеханов Дмитрий, Гомәров Раил, Ишмөхәммәтов Әмир, Хөснетдинов Марат, Ларионов Кирилл, Храмков Георгий, Большеглазов Илья, Селиверстов Валерий җиңүчеләр булдылар. Икенче урыннарны Москова София, Ревин Егор, Алиев Алибек, Вәлишин Айрат, Пылаев Егор, Сөләйманов Рамил яуладылар. Кисаев Данис, Горшунов Артем, Семенов Артем бронза призерлары булдылар. Гомумкоманда медаль зачетында Зәй командасы беренче урынны яулады.