Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов, район мөхтәсибе Ф.Ф. Нуруллин җитәкчелегендәге Зәй делегациясе Татарстан Республикасы мөселманнарының Vlll корылтаенда катнашты. Делегация составына шулай ук район имамнары да керде. Съездда соңгы 4 елда республика дин әһелләре башкарган эшләргә йомгак ясалды, шулай ук мөфти, баш казый һәм Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары сайланды. Татарстан Республикасы мөфтие итеп, 2013 елның 17 апреленнән шушы вазыйфаны башкаручы Камил Сәмигуллинны билгеләнде. Якындагы дүрт елда ул шулай ук Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтен җитәкләячәк.