17 апрельдә Түбән Кама шәһәрендә каратэ Киокусинкай буенча балалар фестивале булып узды, анда Татарстан Республикасы шәһәрләреннән 200 дән артык яшь спортчы катнашты. Зәй шәһәрен тренерлар Алексей һәм Владимир Ревиннарның шәкертләре тәкъдим итте.
Һәр төбәкнең күренекле шәхесләре була. Алар турында горурланып сөйлисе, кылган гамәлләрен хөрмәтлисе, яшь буынны шулар үрнәгендә тәрбиялисе килә. Бүген Сөббух Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фаяз Шәрип улы Хуҗин белән очрашу үтте.
Ел саен гыйнвар-декабрь айларында Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында «Сәламәтлек» спартакиадасы үткәрелә, ул район территориясендә урнашкан предприятие, оешма, учреждение командалары арасындагы ярышлар һәм авыл җирлекләре командалары арасындагы ярышларны үз эченә ала.