“Урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре” конкурсы

2022 елның 20 апреле, чәршәмбе
Бүген Бохарай төп гомуми белем бирү мәктәбендә, экология айлыгы кысаларында, 2-3нче сыйныф укучылары арасында “Урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре” дигән конкурс үткәрелде. Балалар кызыклы викторина сорауларына җавап бирделәр. Урманда үзеңне ничек тотарга кирәклеген, урман массивларында нәрсә эшләргә мөмкин һәм нәрсә эшләргә ярамавын белделәр. Дәрес ахырында балалар экологик билгеләр ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International