ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2022 ел
сишәмбе
Табигатьне саклау һәм экологик тәрбия булдыру максатыннан Сарсаз-Баграж мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары, әти-әниләре һәм укытучылары белән берлектә, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен чагылдырган рәсемнәр ясадылар.
«Теремкәй» балалар бакчасында «Кошларны ашатабыз» экологик проекты старт алды. Проектны гамәлгә ашыру кысаларында балалар кошлар өчен ашарга яраклы җимлек - экоҗимлек икәнлеген белделәр. Ул бары тик табигый материаллардан гына ясалган.

18
апрель, 2022 ел
дүшәмбе
Пәнҗешәмбе, 2022 елның 21 апрелендә, Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Илнур Ибраһимов Зәй шәһәрендә халыкны шәхсән кабул итәчәк.
Бүген хакимият бинасының кече залында район башлыгы Р.Г. Кәримов рәислегендә Зәй муниципаль районы Икътисади советы утырышы узды. «БлагоСтрой» ҖЧҖ директоры Зәйнуллин Рафик Рифгать улы 2022 елның 1 кварталында эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2022 елга перспектив планнар, агымдагы вәзгыять һәм предприятиенең тотрыклы финанс-икътисади эшчәнлеген тәэмин итү өчен кирәкле ярдәм чаралары турында чыгыш ясады.
«ЭКОяз-2022» республика акциясе кысаларында «Тату гаилә» балалар бакчасында «Планетаны чәчәкләр белән бизик» дигән экологик акция старт алды. Без барыбыз да планетабызның матур булуын телибез. Ә нәрсә белән матурларга мөмкин? Әлбәттә чәчәкләр белән.
Экологик икеайлык кысаларында "Югары Шепкә төп гомуми белем мәктәбе" балалар бакчасында түбәндәге чаралар оештырылды: - территорияне чүп-чардан чистарту; - чәчәкләр һәм агачлар утырту.
17 апрель көнне «Яшьлек» боз сараенда 2021/2022 сезонда 2004-2005 елгы Татарстан Республикасы беренчелегенең иң яхшы уенчыларыннан тупланган «Көнбатыш җыелма командасы» һәм «Көнчыгыш җыелма командасы» командалары арасында «Йолдызлар матчы» узды.

15
апрель, 2022 ел
җомга
«Бөртеккәй» балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларда экологик күзаллаулар формалаштыру буенча даими эш алып барыла.
«Алтынчәч» балалар бакчасында зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән экология буенча «Хайваннар дөньясында бер көн» дигән экологик бәйрәм үткәрелде.
Әйләнә-тирә дөнья буенча турыдан-туры белем бирү эшчәнлеге кысаларында «Кызыл калфак» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр урамда йөргәндә агач һәм куакларның бөерләрен күзәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International