60 ел элек "Зәй диңгезе" барлыкка килгән

2022 елның 20 апреле, чәршәмбе
60 ел элек, 1962 елның 19 апрелендә, язгы ташу вакытында Дала Зәе елгасы тыгыла. Нәтиҗәдә, ике көн эчендә Зәй ГРЭСЫ сусаклагычында су күләме тиешле билгегә кадәр җитә. Шулай итеп «Зәй диңгезе» барлыкка килә. Сусаклагыч Зәй ГРЭСЫ циркуляция суын суытучы сыйфатында төзелгән. Елга буйлап көньяктан төньякка таба сузылган. Озынлыгы 12 км, плотина янында киңлеге 2 км дан артып китә (плотинаның озынлыгы 2,65 км). Көнбатыш (сул) ярда Зәй шәһәре һәм ГРЭС, Әгерҗе — Бөгелмә тимер юл линиясе, төньяк-көнчыгышта Иске Зәй бистәсе урнашкан. Көнчыгыш яры буйлап 140 м биеклектәге яфраклы һәм ылыслы урманнар белән капланган калкулыклар урнашкан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International