Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйлеләр күренекле якташы белән очрашты
2022 елның 19 апреле, сишәмбе
Һәр төбәкнең күренекле шәхесләре була. Алар турында горурланып сөйлисе, кылган гамәлләрен хөрмәтлисе, яшь буынны шулар үрнәгендә тәрбиялисе килә. Бүген Сөббух Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фаяз Шәрип улы Хуҗин белән очрашу үтте. Танылган якташыбыз белән очрашуда сыйныфташлары, тарихчылар - туган якны өйрәнүчеләр, педагоглар, мәдәният хезмәткәрләре катнашты. Чара Фаяз Хуҗинның балачагын чагылдырган театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. “Бигешем яшел бишегем, мәктәбем- яшьлегем тугае” китабында басылып чыккан “Кыңгыраулы мәктәп еллары” мәкаләсеннән сәхнәләштерелгән күренешне Югары Мәлем китапханәчесе Тәслимә Солтанова, мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Миләүшә Хәйруллина һәм Аяз Галиуллин оста итеп уйнадылар. Сәламләү сүзе белән Зәй үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры С.М. Батршина чыкты. Чара барышында Фаяз Хуҗин тормыш юлы һәм эшчәнлеге турында сөйләде, тамашачыларны кызыксындырган күпсанлы сорауларга җавап бирде. Ә планнары турында сөйләгәндә, якташыбыз әле яңа мәкаләләр, китаплар, фәнни хезмәтләр өстендә эшләве, татар халкы тарихын өйрәнү буенча төрле сәяхәтләр, археологик казу эшләрен планлаштыруы турында әйтте. Кичә Илмир Сөләйманов, Флера Гыйниятова башкаруындагы матур җырлар белән үрелеп барды.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
июнь, 2026 ел
Өлкән буын аралашу үзәге активистлары «Өченче яшь» XVI республика пенсионерлар Спартакиадасында катнаштылар
2026 елның 29 маенда Зәй районында өлкән буынның аралашу үзәге активистлары Казанда «Өченче яшь» пенсионерларының Татарстан Республикасында хәрби хезмәт батырлыгы елына һәм Россия Федерациясендә халык бердәмлеге елына багышланган XVI республика Спартакиадасында катнаштылар.
2
июнь, 2026 ел
Зәйдә чаңгы-роллерларда узышлар узачак
2026 елның 12 һәм 13 июнендә Зәй роллерларда чаңгы узышлары буенча Россия Кубогының беренче этабын кабул итәчәк.
Зәйдә тантаналы рәвештә «Синең якты җәй» проектының юбилей сменасы ачылды
Зәй муниципаль районында «Синең якты җәй» популяр яшьләр проектының юбилей сменасы рәсми рәвештә ачылды. Тантаналы чара оештыручыларны, вожатыйларны һәм яшь катнашучыларны берләштерде.
Пляж сезоны рәсми рәвештә ачылды!
Кичә шәһәр яр буенда җәйнең якты вакыйгасы булды, музыка һәм бәйрәм атмосферасы аны тагын да җанландырды. Программада бандан бизәү буенча мастер-класс узды: һәркем үз куллары белән ясалган уникаль җәйге аксессуар белән китте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз