ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2022 ел
дүшәмбе
«ЭКОЯЗ 2022» конкурсы кысаларында МБМБУ «Якты коңгыз» балалар бакчасының зурлар «Б» төркеме балалары «Умырзая» дигән эко проектта катнашты. Презентация барышында балалар беренче чәчәкләрнең төрләре һәм үзенчәлекләре белән таныштылар, әкияти умырзая турында легенда ишеттеләр.
«ЭКОяз-2022» республика акциясе кысаларында «Тату гаилә» балалар бакчасында чираттагы «ЭКО дәрес» - «Җир көне» үткәрелде. Балалар әзерлек эшен алдан ук башладылар: Планетаның үсемлекләр дөньясын ясау өчен салфеткалардан төеннәр ясадылар, кошлар, агачлар, балыклар, кешеләр трафаретларын җыйдылар.
23 нче апрель көнне Аксар төп гомуми белем бирү мәктәбендә язгы өмә булып узды. Анда 5-9 нчы сыйныф укучылары, шул исәптән сыйныф җитәкчеләре, укытучылар һәм мәктәп персоналы катнашты. Өмә - барыбызны да берләштерә торган күркәм традиция.
«Экояз 2022» Бөтенроссия акциясе кысаларында 6 нчы мәктәп паркы территориясендә дендрарий салынды. Бу акциядә мәктәпнең яшь армиячеләр отряды катнашты.

23
апрель, 2022 ел
шимбә
«Урман әкияте» балалар бакчасында "ЭКОяз -2022" республика акциясе кысаларында урта төркем тәрбиячеләре суның Җирдә тереклек өчен әһәмияте турында тематик әңгәмәләр үткәрделәр. «Су - безнең дустыбыз!», "Суны ничек сакларга?» һәм башкалар.
Хөрмәтле православие динен тотучы зәйлеләр! Сезне чын күңелдән бөек пост тәмамлану һәм якты Пасха бәйрәме якынлашу белән котлыйм! Бөек Пасха бәйрәме рухи яңарыш, тормыш, мәрхәмәтлелек һәм яктылыкны гәүдәләндерә. Ул безгә төп рухи кыйммәтләр турында искә төшерә, иң яхшы кешелек сыйфатларын ача һәм кешеләрнең рухи якынаюына, төбәгебездә яшәүче күпмилләтле халыкларның тынычлыгын һәм татулыгын ныгытуга ярдәм итә.
Бүген зәйлеләр бердәм рәвештә бөтенроссия өмәсе кысаларында үзләренә беркетелгән территорияләрне җыештырырга чыктылар. Төп көч җәмәгать киңлекләрен җыештыруга һәм чистартуга юнәлтелгән иде. Район Советы һәм Башкарма комитеты, статистика бүлеге, финанс-бюджет Палатасы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, мәгариф идарәләре Р.Ш. Фәрдиев исемендәге шәһәр паркында, мәдәният, яшьләр һәм спорт идарәләре хезмәткәрләре үзләренә беркетелгән урамнарда хезмәт куйдылар.
22 апрель көнне «Энергетик» мәдәният йортында ата-аналар комитетларының «Тату сыйныф серләре»дигән республика конкурсының зона этабы узды. Конкурста Әлмәт, Зәй, Түбән Кама, Яр Чаллы һәм Лениногорск шәһәрләре командалары катнашты.
2022нче елның 22 нче апрелендә экологик икеайлык кысаларында Зәй шәһәренең 4 нче урта гомуми белем мәктәбендә 5-6 сыйныф укучылары өчен «Җир көне» дигән темага сыйныф сәгатьләре үткәрелде.
22 апрель-Җир шары көне билгеләп үтелә. Бу үзенчәлекле бәйрәм - планетабызның туган көне. Бүген "Уймак кыз" балалар бакчасы балалары "Чәчәк атсын Җир шары" акциясендә катнаштылар. Малайлар һәм кызлар тәрбиячеләр ярдәмендә акчәчәкләр ясадылар, аларның үзәгенә планетабызның сурәтен куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International