«Суны саклагыз!» акциясе

2022 елның 23 апреле, шимбә
«Урман әкияте» балалар бакчасында "ЭКОяз -2022" республика акциясе кысаларында урта төркем тәрбиячеләре суның Җирдә тереклек өчен әһәмияте турында тематик әңгәмәләр үткәрделәр. «Су - безнең дустыбыз!», "Суны ничек сакларга?» һәм башкалар. Балалар тәрбияче апалары белән бергә иллюстрацияләр, видеороликлар карадылар, тема буенча фикер алышуда актив катнаштылар, нәтиҗәләр ясадылар. Аннан соң балалар педагоглары белән «Су-ул тормыш!» плакаты һәм «Тамчылар» открыткалары ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International