«Җир көне»

2022 елның 25 апреле, дүшәмбе
«ЭКОяз-2022» республика акциясе кысаларында «Тату гаилә» балалар бакчасында чираттагы «ЭКО дәрес» - «Җир көне» үткәрелде. Балалар әзерлек эшен алдан ук башладылар: Планетаның үсемлекләр дөньясын ясау өчен салфеткалардан төеннәр ясадылар, кошлар, агачлар, балыклар, кешеләр трафаретларын җыйдылар. Әти-әниләрен дә кызыксындырдылар һәм җәлеп иттеләр. Балалар белән Җир планетасы турында кайбер белемнәрен ныгыттылар, табигатьне саклау кагыйдәләрен үтәү турында сөйләштеләр. Аннары «Җир» дигән якты, эчтәлекле плакат ясалды. Бу "дәрес" балаларга яңа белемнәр ачарга һәм әйләнә-тирәлеккә сак карашны аңларга ярдәм итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International