«Умырзая көне»

2022 елның 25 апреле, дүшәмбе
«ЭКОЯЗ 2022» конкурсы кысаларында МБМБУ «Якты коңгыз» балалар бакчасының зурлар «Б» төркеме балалары «Умырзая» дигән эко проектта катнашты. Презентация барышында балалар беренче чәчәкләрнең төрләре һәм үзенчәлекләре белән таныштылар, әкияти умырзая турында легенда ишеттеләр. Ә аннары табигатьнең яшь белгечләре умырзаяның кайда үсүен, ничек чәчәк атуын күрделәр. Чәчәкләрнең матурлыгына сокландылар һәм ни өчен бу акчәчәкләрнең Кызыл китапка кертелүен ачыкладылар. Балалар үзләренең төркемнәрен оригами техникасы белән эшләнгән, аппликация элементлары белән ябыштырылган умырзаялар белән бизәделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International