ЯҢАЛЫКЛАР


30
апрель, 2022 ел
шимбә
Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәр-районыбыз кунаклары! Сезне чын күңелдән 1 Май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм. Яз һәрвакыт яңарышны һәм яхшыга омтылышны гәүдәләндерә, ә намуслы хезмәт һәр кеше, гаилә, җәмгыятьнең уңышлы үсешенә нигез булып торды һәм бу шулай булып кала да. Бу көнне без хезмәт кешесен данлыйбыз.
Илнең төп байлыкларыннан берсе булган Россия урманына сак караш тәрбияләү, җәмгыять игътибарын урман ресурсларын саклау, яңадан торгызу һәм арттыру проблемаларына җәлеп итү, шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, Зәй районы «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә катнашты.
Хөрмәтле зәйлеләр һәм районыбыз кунаклары! Сезне 1 Май-Яз һәм хезмәт көненә багышланган бәйрәм чараларына чакырабыз. Бу көнне 18: 00 сәгатьтә «Энергетик» мәдәният сарае каршындагы үзәк мәйданда Анастасия һәм Захар Заволокиннар - "Играй, гармонь" телевизион тапшыруы алып баручылары катнашында "Частушка" ансамбле концерты була.
Ирекле көрәш буенча Россия спорт мастеры Константин Волков истәлегенә төбәкара турнирда Зәй спортчылары түбәндәге урыннарны алдылар:
Балалар бакчасындагы клумба балаларга экологик тәрбия бирү өчен кирәкле шартларның берсе булып тора. «Бөртеккәй» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр хезмәткәрләр белән бергә табигать почмагында бархатцы, петуния, яран гөлләрен чәчтеләр. Тәрбиячеләр балаларга үзләренә участокта утырту өчен чәчәк үсентеләрен үстерергә тәкъдим иттеләр. Балаларга үсемлекләрнең үсешен күзәтү кызык.

29
апрель, 2022 ел
җомга
«Шатлык» балалар бакчасы»на йөрүче сабыйлар һәм аларның әти-әниләре бик актив рәвештә «Батерейкалар, бирелегез» экологик акциясендә катнаштылар. Барлыгы 700 кулланылышта булган батарейка җыелды!
«Кызыл калфак» балалар бакчасында "Табигатьне саклагыз!"экология акциясе узды. Тәрбияләнүчеләр аны оештыруда бик теләп катнаштылар. Тәрбияче белән бергә төсле кәгазьдән аерым фрагментларын кистеләр, буядылар һәм ябыштырдылар.
Бүген хакимият бинасының зур залында район башлыгы Р.Г. Кәримов рәислегендә Зәй муниципаль районы Икътисади советы утырышы узды. "Зәй водоканалы" ҖЧҖнең 2022 елның 1 кварталындагы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2022 елга перспектив планнар турында" гы доклад белән Зәй водоканалы ҖЧҖ директоры Федоров Сергей Геннадьевич чыгыш ясады.
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Р.М. Хаҗипов «Зәй муниципаль районының Яшьләр эшләре идарәсендә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы»темасына киңәшмә үткәрде.
28-30 апрельдә Зәй шәһәренең «Старт» спорт-сәламәтләндерү комплексында ирекле көрәш буенча Россия спорт мастеры Константин Волков истәлегенә багышланган төбәкара турнир уза. Турнир 15нче ел рәттән үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International