"Табигатьне саклагыз!" экологик акциясе

2022 елның 29 апреле, җомга
«Кызыл калфак» балалар бакчасында "Табигатьне саклагыз!"экология акциясе узды. Тәрбияләнүчеләр аны оештыруда бик теләп катнаштылар. Тәрбияче белән бергә төсле кәгазьдән аерым фрагментларын кистеләр, буядылар һәм ябыштырдылар. Экологик тәрбия эшенең мондый формасы балаларны табигатьтә үз-үзеңне тотуның кайбер кагыйдәләре белән таныштыра, ә бу: ботакларны сындырмаска, җәнлек балаларын табигый яшәү мохитеннән алып китмәскә, урманда учаклар якмаска, кырмыска ояларын бозмаска, үсемлекне тамыры белән йолкып алмаска, урманда шауламаска, дигән сүз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International