Зәйдә Россия спорт мастеры Константин Волков истәлегенә ирекле көрәш буенча төбәкара турнир уза

2022 елның 29 апреле, җомга
28-30 апрельдә Зәй шәһәренең «Старт» спорт-сәламәтләндерү комплексында ирекле көрәш буенча Россия спорт мастеры Константин Волков истәлегенә багышланган төбәкара турнир уза. Турнир 15нче ел рәттән үткәрелә.Быел турнирда Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре, Бөгелмә, Мамадыш, Менделеевск, Түбән Кама, Тукай, Тәтеш муниципаль районнары, Казан шәһәре, Яр Чаллы шәһәре, Башкортстан Республикасы, Чуашстан Республикасы, Оренбург өлкәсе, Самара өлкәсе, Удмуртия Республикасы, Зәй муниципаль районыннан 270 спортчы катнаша. Турнирны ачу тантанасында Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Уразайкин Петр Сергеевич, физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Халикова Ирина Павловна, Константин Волковның дуслары һәм туганнары, Зәй муниципаль районы спорт ветераннары һәм турнирның спонсорлары катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International