Зәйдә элеккеге полигон урынында каен һәм ылыслы агачлар утыртылды

2022 елның 30 апреле, шимбә

Илнең төп байлыкларыннан берсе булган Россия урманына сак караш тәрбияләү, җәмгыять игътибарын урман ресурсларын саклау, яңадан торгызу һәм арттыру проблемаларына җәлеп итү, шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, Зәй районы «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә катнашты. «Яңарыш» территориясендә 250 агач: 120 каен һәм 130 ылыслы агач үсентесе утыртылды. Анда 40лап кеше катнашты, алар арасында: район башлыгы Разиф Кәримов, район һәм шәһәр башкарма комитетлары җитәкчеләре Эмиль Галиев, Александр Чапков, шәһәр предприятиеләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре, яшьләр активы бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International