ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе
8 декабрьдә Зәй шәһәренең "Старт" спорт-сәламәтләндерү комплексында Зәй муниципаль районы мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале узды.

13
декабрь, 2022 ел
сишәмбе
Талантлы яшьләрне ачыклау, шәһәр тирәлеген дизайнлауга кызыксыну уяту, шулай ук модельләштерү һәм прототиплаштыруның заманча технологияләрен эшләү һәм үстерү максатында Яр Чаллы шәһәренең «Кванториум «Балалар технопаркы»нда 4 нче мәктәп командасы Яр Чаллы шәһәренең «Киләчәк шәһәре» төбәк хакатонында катнашты һәм 3 нче урынга лаек булды.
Бүген район башлыгы Р. Г. Кәримов җитәкчелегендәге комиссия авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, ветеринария хезмәте һәм «Агросила» АҖ вәкилләре составында районның авыл хуҗалыгы бүлекчәләре объектларын йөреп чыкты.
2022 елның 22 декабрендә Кеше хокуклары буенча вәкил гражданнарның хезмәт хокукларын үтәү мәсьәләләре буенча "кайнар линия" үткәрә.

12
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе
10 декабрьдә Әлмәт шәһәрендә "Татнефть" ГАҖ Кубогына яшүсмерләр арасында көрәш буенча дөнья, Россия һәм ТР Чемпионы, ТР спорт мастеры Вәлиев Булат Зиннур улы истәлегенә багышланган Бөтенроссия турниры узды.
Бүген, Россия Конституциясе көнендә, хакимият бинасында «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлекчәсе Зәй җирле бүлекчәсенең Җирле сәяси советы утырышы узды. Утырышны җирле бүлекчә сәркатибе, район башлыгы Р.Г. Кәримов алып барды. Разиф Гали улы эшне катнашучыларны дәүләт бәйрәме белән котлаудан башлады, барысына да ныклы сәламәтлек һәм район, республика һәм ил иминлеге өчен нәтиҗәле эш теләде.
Хөрмәтле зәйлеләр! Сезне чын күңелдән Россия Конституциясе көне белән тәбрик итәм! Конституция - Россиянең сәяси, икътисади, социаль һәм хокукый системасы үсешенең иң мөһим юнәлешләрен билгеләүче төп документ. Илнең Төп Законын кабул итү, милләтенә, чыгышына, диненә карамастан, һәр кешенең хокукларын, иреген һәм тигезлеген раслады.

11
декабрь, 2022 ел
якшәмбе
Хөрмәтле салым түләүчеләр! ТР буенча 11 нче номерлы Россия Федераль салым хезмәте түбәндәгеләрне хәбәр итә.

9
декабрь, 2022 ел
җомга
Бүген Җиңү бульварында Ватан каһарманнары көненә багышланган чара узды. Бу чара- тарихның төрле чорларында, шул исәптән Бөек Ватан сугышы, Әфган һәм Чечня сугышлары елларында, шулай ук Украинадагы махсус операция вакытында каһарманнарыбыз тарафыннан кылынган батырлыкларына хөрмәт билгесе.
Бүген Зәй җирле «Бердәм РОССИЯ» партиясенең кабул итү бүлмәсендә социаль мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итү булды. Зәйлеләрне VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин белән берлектә кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International