Зәй көрәшчеләре Татнефть кубогына Бөтенроссия турнирында уңышлы чыгыш ясадылар

2022 елның 12 декабре, дүшәмбе
10 декабрьдә Әлмәт шәһәрендә "Татнефть" ГАҖ Кубогына яшүсмерләр арасында көрәш буенча дөнья, Россия һәм ТР Чемпионы, ТР спорт мастеры Вәлиев Булат Зиннур улы истәлегенә багышланган Бөтенроссия турниры узды. "Зәй» спорт мәктәбе спортчылары түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәттеләр: Кәлимуллин Кәрим-1 урын, 2007-2008 еллар, авырлык үлчәве 55 кг., тренеры- Кәлимуллин Ленар Мөдәрис улы. Бутаков Евгений - 3 урын, 2005-2006 еллар, авырлык үлчәве 65 кг., тренеры- Зиатдинов Илсур Рәис улы. Масленкин Алексей - 3 урын, 2009-2010 еллар, авырлык үлчәве- 75 кг., тренеры -Минһаҗев Айрат Рәшит улы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International