Зәйдә Ватан каһарманнары көнен билгеләп үттеләр

2022 елның 9 декабре, җомга

Бүген Җиңү бульварында Ватан каһарманнары көненә багышланган чара узды. Бу чара- тарихның төрле чорларында, шул исәптән Бөек Ватан сугышы, Әфган һәм Чечня сугышлары елларында, шулай ук Украинадагы махсус операция вакытында каһарманнарыбыз тарафыннан кылынган батырлыкларына хөрмәт билгесе.

Геройларны, илебезнең тыныч тормышын һәм киләчәген яклаган кешеләрне искә алырга һәм хөрмәтләргә Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары П.С. Уразайкин, ветераннар советы рәисе А.В. Алексеев, «Гвардия» эзләнүчеләр берләшмәсе җитәкчесе В.М. Никифоров, «Сугышчан туганлык» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Зәй бүлеге рәисе С.А. Хватков, сугышчан хәрәкәтләр ветераннары, яшь армиячеләр җыелды.

Район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин танылган герой якташларыбызның исемнәрен-Советлар Союзы Геройлары Григорий Ларионов һәм Николай Майков, Дан орденының тулы кавалеры Алексей Васильевны атап узды.

- Хәзерге вакытта Украинада махсус хәрби операция бара, анда безнең якташлар катнаша. Кызганычка каршы, сугышта зәйле Дмитрий Милочкин батырларча һәлак булды, ул үлгәннән соң «Батырлык ордены» дәүләт бүләгенә тәкъдим ителгән. Безнең якташлар, мобилизацияләнгән солдатлар, ирекле ярдәмчеләр үз Ватаннарын лаеклы яклыйлар һәм без аларның исән - сау кайтуларын телибез, - диде Петр Сергеевич.

Сугыш кырыннан кайтмаган, Ватаныбызның киләчәге өчен гомерләрен биргән барлык кешеләрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Чара һәйкәлгә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International