8 декабрьдә Зәй шәһәренең "Старт" спорт-сәламәтләндерү комплексында Зәй муниципаль районы мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале узды. Чарада балалар бакчаларыннан 11 команда, һәр командада 5әр кеше катнашты. Чара "Демография" милли проекты бурычларын тормышка ашыра. Аның максаты-мәктәпкәчә яшьтәге балаларны системалы физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү. Фестивальне физик культура, спорт һәм туризм идарәсе оештырды. Аның программасы берничә тестан торды. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең физик тәрбия бирү инструкторлары җитәкчесе Ольга Герасимова үз хис-кичерешләре белән уртаклашты: «Шәһәрнең балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының беренче фестивале булды. Балалар 1 нче баскычтагы нормаларны үтәп чыктылар. Фестиваль киләчәктә традициягә әйләнер һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында ГТО комплексын популярлаштырырга ярдәм итәр дип ышанабыз»- диде. Фестиваль нәтиҗәләре буенча 1 урынны «Күкчәчәк», 2 урынны «Кояшкай», 3 урынны «Салават күпере» балалар бакчасы яулады. Шулай ук барлык төр сынаулар буенча иң яхшы нәтиҗәләр дә ачыкланды. Катнашучылар шәхси рекордлар куйдылар һәм үз нәтиҗәләреннән канәгать калдылар. Ни өчен нәкъ менә мәктәпкәчә яшьтән башлап ГТО үтәргә кирәк? Баланың физик үсеше-беренче чиратта хәрәкәт осталыгы. Хәрәкәтне координацияләү кечкенә һәм зур хәрәкәт үсеше белән билгеләнә. Нәкъ менә мәктәпкәчә яшьтә физик үсеш, сәламәтлек һәм киләчәктә кеше характеры өчен нигез салына.