Район башлыгы авыл хуҗалыгы бүлекчәләрендә булды

2022 елның 13 декабре, сишәмбе

Бүген район башлыгы Р. Г. Кәримов җитәкчелегендәге комиссия авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, ветеринария хезмәте һәм «Агросила» АҖ вәкилләре составында районның авыл хуҗалыгы бүлекчәләре объектларын йөреп чыкты. «Нива», «Дурт-Мунча», «Куш-Елга», «Чыбыклы» сөт-товар комплексларында булганда Разиф Гали улы терлекләрне кышлатуның барышы белән шәхсән танышты. Районда төрле төрдәге азык запасы (сенаж, силос, печән, салам) бар, шуңа күрә терлекчеләргә эшне дөрес оештырырга, сөт һәм ит җитештерү технологияләрен үтәргә генә кала. Бу хәлләрне исәпкә алып, район башлыгы терлекчеләр алдына һәр сыердан 20 килограммга кадәр сөт савып алу бурычын куйды. Комиссия эшендә катнашучылар шулай ук 5 нче, «Нива», «Кадер», «Бигеш», «Сәрәпәле», «Чыбыклы» ремонт остаханәләрендә авыл хуҗалыгы машиналарын һәм тракторларны ремонтлауны оештыру белән таныштылар. Район башлыгы Разиф Кәримов 2023 елгы уңышның нигезе әлеге ремонт остаханәләреннән башлануын, ремонтның сыйфаты язгы кыр эшләре вакытында һичшиксез чагылыш табачагын, моңа авыл хуҗалыгы культураларының уңышы да бәйле булачагын тагын бер кат билгеләп үтте.  Йомгак ясап, Разиф Гали улы барлык механизаторларга бөртеклеләрне һәм техник культураларны урып-җыю вакытында башкарган фидакарь хезмәтләре өчен ихлас күңелдән рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International