ЯҢАЛЫКЛАР


10
сентябрь, 2024 ел
сишәмбе
Россия экспорт үзәге (ВЭБ.РФ) Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә экспортка юнәлтелгән бизнеска ярдәм итү инструментларын тәкъдир итә. Чара берьюлы ике илкүләм проект кысаларында тормышка ашырылачак: «Кече һәм урта эшкуарлык» һәм «Халыкара кооперация һәм экспорт».
Бүген Зәй районы махсус хәрби операциядә катнашкан кече сержант Сираҗетдинов Илдар Илдус улы белән хушлашты. Хәрби хезмәткәр хәрби бурычын үтәү барышында һәлак булган. Матәм панихидасы «Энергетик» мәдәният йортында узды.

9
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе
5 сентябрьдән 8 сентябрьгә кадәр Яр Чаллы шәһәрендә 2007-2009 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре, атказанган тренеры А.Т. Заһретдинов истәлегенә Бөтенроссия ярышлары узды. Анда Зәй спортчысы Данил Карпов 3 урынны яулады. Тренеры -Салихова Регина Равил кызы.
Бүген Зәй районы махсус хәрби операциядә катнашкан рядовой Корнилов Сергей Николаевич белән хушлашты. Хәрби хезмәткәр хәрби бурычын үтәү барышында һәлак булган. Матәм панихидасы «Энергетик»мәдәният йортында узды. Район башлыгы вазифаларын башкаручы П.С. Уразайкин район башлыгы Р.Г. Кәримов исеменнән хатынына, балаларына, туганнарына, якыннарына, барлык зәйлеләргә кайгы уртаклашу сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
Зәй районында Александр Бистәсе, Бохарай һәм Поручик авыл мәктәпләре базасында тагын өч табигый-фәнни һәм технологик юнәлешле «Үсеш ноктасы» үзәге ачылды. Аны ачу тантанасында авыл җирлекләре башлыклары, педагоглар, ата-аналар һәм мәктәп укучылары катнашты.

8
сентябрь, 2024 ел
якшәмбе
Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачык һәм аңлаешлы булуын арттыру максатларында 2024 елның 12 сентябрендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең (Татарстан) Түбән Кама районындагы һәм Зәй районындагы территориаль бүлеге эшмәкәрләр өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне үткәрә.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауда 101 яшьлек ветеран Анна Моисеева үз тавышын бирде. Анна Ивановна өйдә тавыш бирергә теләвен белдерде. Социаль хезмәткәр бу хакта участок сайлау комиссиясенә хәбәр итте. Комиссия әгъзалары аның өенә тавыш бирү өчен мобиль урна белән килделәр.
Бүген, 8 сентябрь - җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау көне. Зәй муниципаль районы территориясендә 61 сайлау участогы эшли. Шәһәрдә 7:00 сәгатьтән -20, район авылларында 41 сайлау участогы ачылды.

7
сентябрь, 2024 ел
шимбә
Игътибар! Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилдән яңа җыентык әзерләнде. Ул мөһим темага – балалар һәм яшьләрнең мәгълүмати иминлегенә багышланган. Бу инде «Дайджест по вопросам защиты детства» исемле җыентыкның 18 чыгарылышы.

6
сентябрь, 2024 ел
җомга
Бүген администрациянең кече залында наркотикларга каршы комиссия утырышы булды, анда Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары П.С. Уразайкин катнашты. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International