Район башлыгы Яр Чаллы шәһәренең 400 еллыгын рәсми ачуда катнашты

2026 елның 30 гыйнвары, җомга

Шәһәргә нигез салынуга 400 ел тулу һәм беренче КАМАЗ йөк автомобиле чыгарылуга 50 ел тулуга багышланган чара «Энергетик» мәдәният йортында узды. Анда Чаллы мэры Наил Мәһдиев, «КамАЗ» ГАҖ генераль директорының беренче урынбасары Ирек Гомәров, «Россия Почтасы» АҖ «Татарстан почтасы» идарәсе директорының коммерция эшчәнлеге буенча урынбасары Светлана Гришина һәм башкалар катнашты.

Зәй муниципаль районыннан район башлыгы Р.Г.Кәримов чыгыш ясады.

Юбилей даталарына багышланган, автоград тарихы һәм заманчалыгын берләштергән масштаблы күргәзмә оештырылган иде. Мәдәният сарае каршында заводның заманча техникасы тезелде – анда тракторлардан һәм үзбушаткычлардан алып, бүген ил юлларында эшли торган автобусларның яңа модельләренә кадәр бар иде. Аның эчендә тарихи экспонатлар һәм архив материаллары белән экспозиция җәелдерелде. Бирегә килүчеләр төрле чорлардагы көнкүреш әйберләрен, сугыш еллары материалларын, автогигант төзелеше һәм Яр Чаллы шәһәрен торгызу фотосурәтләрен, шулай ук заманча шәһәр сурәтләрен күрә алдылар.

   Шулай ук чара кысаларында Яр Чаллыга нигез салынуга 400 ел тулуга багышланган юбилей почта маркасын махсус гамәлдән чыгару тантанасы узды.

Кунаклар игътибарына шәһәрнең иң яхшы иҗат коллективлары катнашында концерт программасы һәм театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителде, анда һәр спектакль Чаллының аякка басуының төп этапларына багышланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International