Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Шәһәрдә район башлыгының хезмәт коллективлары белән очрашулары дәвам итә
2026 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Бүген район башлыгы Р.Г.Кәримов,«Челтәр компаниясе» АҖнең Зәй районы электр челтәрләре филиалы хезмәт коллективы белән очрашты. Разиф Галиевич энергетикларны узган елда шәһәрдә һәм районда башкарылган эшләр белән таныштырды, киләчәккә бурычлар билгеләде. Район башлыгы шулай ук коллективка авариясез хезмәтләре һәм районның социаль –икътисадый үсешенә керткән өлешләре, СВДда булган хәрбиләргә гуманитар ярдәм оештырганнары өчен рәхмәт белдерде. Оешманың 2025 елга эшчәнлек йомгаклары һәм 2026 елга перспектив планнары турында нотык белән аның башлыгы Лукин Олег Анатольевич чыгыш ясады. Оешма эшчәнлегенең төп юнәлешләре: кулланучыларны электр белән тәэмин итү, реконструкция, капиталь ремонт, техник хезмәт күрсәтү; хезмәт күрсәтүләрне гамәлгә ашыру; технологик тоташтыру. 2025 елда Зәй РЭС бүлү челтәрләре объектларын капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләү эшләре кысаларында күп эшләр башкарылган: энергетика җиһазларын капиталь ремонтлау; техник хезмәт күрсәтү. "Тәгәрмәч заводы" һава линиясе реконструкцияләнде, 3,6 км озынлыкта ике чылбырлы линия төзелде, 1,2 км кабель алыштырылды. Сәвәләй, Александр Бистәсе, Югары Мәлем, Сармаш-Баш, Зәй-2, Кадер авылларында капиталь ремонт үткәрелде һ.б.лар. Очрашуда шулай ук «Челтәр компания» се АҖнең Кама филиалы директорының технологик тоташтыру буенча урынбасары Фәхретдинов Радик Рафаил улы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты — законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Фазылов Ринат Рафаэль улы катнаштылар һәм чыгыш ясадылар. Очрашу бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Район территориясендә гражданнар оборонасы буенча команда-штаб өйрәнүләре кысаларында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү эшенә керткән шәхси өлеше өчен, Зәй муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән Зәй районы электр челтәрләре башлыгы Лукин Олег Анатольевич бүләкләнде.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
март, 2026 ел
Зәйлеләр Яр Чаллыда якташлар җәмгыятьләре очрашуында
Ике шәһәр элемтәләре турындагы тарихи күргәзмә төп вакыйга булды. 28 мартта Яр Чаллының «Энергетик» мәдәният йортында Зәй һәм Минзәлә якташлык җәмгыятьләре вәкилләренең җылы һәм бай эчтәлекле очрашуы узды.
Зәйдән 13 бала “Раздолье” дәвалау-савыктыру комплексына китте
Зәй районы мәктәп укучылары өчен язгы каникуллар сәяхәттән башланды. 28 мартта 13 бала “Раздолье” Чистай дәвалау-савыктыру комплексына юнәлде. Сәфәр балалар ялы һәм сәламәтләндерү программасы кысаларында оештырылды. Егетләрне смена дәвамында бай күңел ачу программасы гына түгел, иммунитетны ныгытуга һәм организмны гомуми савыктыруга юнәлдерелгән медицина процедуралары комплексы да көтә.
2026 елның 1 апреленнән ТР буенча СФР бүлеге төбәкнең 85,7 меңнән артык кешесенең дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсиясен 6,8 % индексацияләде
Татарстан Республикасының социаль фонды дәүләт тәэминаты буенча пенсияләрне, шул исәптән социаль пенсияләрне дә кертеп, проактив рәвештә арттырачак; алар ел саен апрельдә индексацияләнә.
Ирекле көрәш буенча "M-7 OPEN" Бөтенроссия ярышлары узды
27 марттан 29 мартка кадәр Түбән Кама шәһәрендә гадәттәгечә 14 нче ирекле көрәш буенча "M-7 OPEN" Бөтенроссия ярышлары узды. Әлеге ярыш ел саен бөтен Россиядән һәм якын чит илләрдән бик күп санда иң яхшы спортчыларны җыя. Ярышларда Россиянең 23 төбәгеннән 250 дән артык спортчы катнашты, шулай ук спортчылар Белоруссия һәм Казахстан республикаларыннан да килгән иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз