Кадерле Зәй шәһәре һәм районы халкы!
«Гаилә» милли проекты кысаларында «Пушкин картасы» Дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. 14-22 яшьлек зәйлеләрнең буш вакытларын Пушкин картасы ярдәмендә төрлеләндерү мөмкинлеге бар.
Пушкин картасы буенча Зәй шәһәрендә кайларга барырга мөмкин?
Картаны кабул итүче төп мәйданчыклар булып «Энергетик» мәдәният йорты, Үзәк китапханәләр системасы, туган якны өйрәнү музее, балалар музыка мәктәбе тора.
Шәһәрдә кинокультураның үзәге һәм Пушкин картасы өчен иң популяр нокталарның берсе булып «Космос» кинотеатры тора.
Мәдәният учреждениеләрендә шулай ук тематик кичәләр, бәйрәм программалары, спектакльләр һәм күргәзмәләр уза.
Сәнгать дөньясын өйрәнегез, яңа талантлар ачыгыз һәм вакытыгызны дусларыгыз белән файдалы уздырыгыз.
Вакыйгаларның актуаль афишасын сез "Госуслуги"Мәдәният» кушымтасында таба аласыз.