Зәйдә тыл хезмәтчәнен 94 яше белән котладылар

2026 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген тыл хезмәтчәне Зотова Мария Петровна туган көнен билгеләп үтә. 94 яшьлек ветеран көн буе үз фатирында кунаклар кабул итте. Мария Петровнаны котларга район мәдәният йортының автоклуб хезмәткәрләре һәм район Советының иҗтимагый оешмалар, ММЧ һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы А.М. Биккинина килде. Әминә Мулланур кызы Мария Петровнаны район башлыгы Р.Г. Кәримов исеменнән котлады, бүләк тапшырды, күпьеллык намуслы хезмәте, гаять зур тормыш тәҗрибәсе, игелеклелеге, зирәклеге өчен рәхмәт белдерде, ныклы сәламәтлек, иминлек һәм күңел күтәренкелеге теләде. Шулай ук аңа РФ Президенты В.В. Путинның шәхси котлавы тапшырылды. Автоклуб хезмәткәрләре, үз чиратында, аңа яхшы кәеф, актив озын гомер теләделәр һәм музыкаль котлаулар җиткерделәр.

    Зотова Мария Петровна 1932 елның 28 гыйнварында Татарстан АССРның Зәй районы Якты Күл авылында крестьян гаиләсендә туа. Аның әти-әнисе колхозда эшләгәннәр. Гаилә зур була - җиде бала-6 малай һәм бер кыз булганнар. Сугыш башланганда Мариягә тугыз яшь булган. Ул вакытта барлык укучыларны басуга бодай башаклары җыярга җибәргәннәр. Унике яшеннән ул туган авылы «Кызыл маяк» колхозында төрле эшләрдә эшли башлаган. Барлык кыр эшләренә йөргән, буяучы да булган. 1952 елда Әлмәт шәһәренә күчеп килгән, эшчеләр өчен бараклар төзүдә катнашкан. 1967 нче елдан Мария Петровнаның һөнәри юлы  «Әлмәтнефть» НПУда дәвам иткән, анда ул башта буяучы, аннары нефть чыгару буенча оператор, ә соңрак – нефтьне комплекслы әзерләү һәм суырту цехында технологик насослар машинисты булып эшләгән.  Аның хезмәт тормышы күп санлы медальләр белән билгеләп үтелгән,  алар арасында «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен» медале дә бар. Барлык авырлыкларга да карамастан, Мария Петровна яхшылыкка ышанычын саклап, һәрвакыт шат күңелле кеше булып калган, сугыштан соңгы елларда илебезнең Җиңүенә һәм үсешенә нәтиҗәле өлеш керткән.  Олы яшьтә булуына карамастан, өй мәшәкатьләрен дә үзе хәл итәргә тырыша, туганнарына кунакка да  йөри.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International