Баграж авыл жирлегендә халык җыены узды

2026 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе

29 гыйнварда Урта Баграж авылы мәдәният йортында узган халык белән очрашуда район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин катнашты. Анда шулай ук, район Советы, башкарма комитеты җитәкчеләре, белгечләр, шәһәр һәм район хезмәтләре һәм ведомстволары вәкилләре дә чакырылган иде.

Көн тәртибенә районның социаль-икътисади үсеш йомгаклары һәм 2026 елга бурычлары; Баграж авыл җирлегенең 2025 елга социаль-икътисади үсеш йомгаклары һәм 2026 елга бурычлары; авыл халкына дәүләт ярдәме программалары турындагы сөйләшүләр кертелгән иде.

2025 елда Баграж авыл җирлегендә үзара салым буенча башкарылган эшләр шактый. Урта Баграж торак пунктларында юллар төзекләндерелде, Югары Баграж авылында урам тренажерлары урнаштырылды, Сарсаз-Баграж авылында буа ремонтланды. Муниципаль программалар буенча Югары Баграж авылында ФАП ачылды, Ростелеком программасы буенча яна теле2 телефон станциясе урнаштырылды. Агросила гранты буенча Сарсаз-Баграж авыл клубында җылыткыч батареялары яңартылды.

   Очрашу бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Актив гражданлык позицияләре һәм махсус хәрби операция барышында хәрбиләргә ярдәм күрсәтүдә актив катнашканнары өчен, Зәй муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатына Мартемьянов Валентин Иванович, Князева Мария Елизаровна, озак еллар Баграж авыл җирлегендә тырыш хезмәте өчен баш хисапчы Утяганнова Зинаида лаек булдылар.

    Актив гражданлык позицияләре һәм махсус хәрби операция барышында хәрбиләргә ярдәм күрсәтүдә актив катнашканнары өчен, Баграж авыл җирлеге башлыгының Рәхмәт хаты белән Бутакова Елена, Агашкина Анна, Данилова Роза, Абрамова Римма буләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International