ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2025 ел
дүшәмбе
Район Башкарма комитетының яшьләр эшләре идарәсе хезмәткәрләре Совет гаскәрләрен Әфганстаннан тулысынча чыгару көненә багышланган чаралар үткәрделәр.
2024 елдан башлап Татарстан Республикасының 4 меңнән артык гаиләсе ана капиталы акчасының калган өлешен бер тапкыр түләү рәвешендә алу хокукыннан файдаланды. Түләүләр калган сумма 10 мең сумнан кимрәк булган гаиләләргә бирелә.
Яшьләр һәм балалар «Милли проекты буенча һәм патриотик тәрбия ункөнлеге кысаларында 13 февральдә көллияттә "Ягез әле, егетләр!"-дип аталган Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм үтте.
Бүген зәйлеләр махсус хәрби операциядә катнашучы Кузюрин Алексей Геннадьевичны соңгы юлга озаттылар. Хәрби хезмәткәр СВО зонасында хәрби бурычны үтәгәндә һәлак булган.

15
февраль, 2025 ел
шимбә
Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә «Әдәбият. Мәдәният. Илһамият» проекты кысаларында Әлмәт төбәгендә яшәп иҗат итүче бер төркем язучылар белән «Иҗат киңлегенә чикләр юк» дип исемләнгән очрашу узды.

Бүген - 15 февральдә Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Ивановна Моисеевага 102 яшь тулды.

Район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов хөрмәтле ветеранны өенә барып, туган көне белән котладылар.


13
февраль, 2025 ел
пәнҗешәмбе
Бүген хакимият бинасының зур залында район Башкарма комитеты җитәкчесе Э.Э.Галиев, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге башлыгы Р. Г. Гарифуллин, оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре катнашында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән йомгаклау утырышы булды.
12 февраль көнне Казан шәһәренең «Татарстан Республикасы милли китапханәсе» дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә Зәй районы турында фильмның премьерасы булды.

12
февраль, 2025 ел
чәршәмбе
Быелдан башлап I төркем инвалидларны (балачактан I төркем инвалидлардан тыш) яки 80 яшьтән өлкәнрәкләрне караган хезмәткә яраклы гражданнарга ай саен түләнә торган түләүләр бирелмәячәк. Әлеге төр түләү автомат рәвештә I төркем инвалидлар һәм 80 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең пенсияләренә өстәмә рәвешендә билгеләнгән.

11-16 февраль көннәрендә "Ялта-Зәй" спорт үзәге базасында студентлар арасында чаңгы ярышлары буенча Бөтенроссия ярышлары уза.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International